Tenqri
Башкы бет
Дүйнө

Ул хәзерге вакытта татар үзәге кебек: Габдулла Тукай әдәби музее 40 еллыгын билгеләп үтте

Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре доценты Гүзәл Төхвәтова билгеләп үткәнчә, бөек шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү ул исән вакытта ук, аның сурәте белән открыткалар, дәфтәрләр, китаплар басылып чыгудан башлана. Әмма мемориаль әйберләрне туплау мәсьәләсе Бөек Ватан сугышы елларында гы

0 көрүүtatar-inform.tatar
Ул хәзерге вакытта татар үзәге кебек: Габдулла Тукай әдәби музее 40 еллыгын билгеләп үтте
Paylaş:

Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре доценты Гүзәл Төхвәтова билгеләп үткәнчә, бөек шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү ул исән вакытта ук, аның сурәте белән открыткалар, дәфтәрләр, китаплар басылып чыгудан башлана. Әмма мемориаль әйберләрне туплау мәсьәләсе Бөек Ватан сугышы елларында гына күтәрелә «Шагыйрьнең мемориаль әйберләрен туплау мәсьәләсен 1944 елның 21 июнендә татар язучысы, фронтовик Гадел Кутуй күтәреп чыга. Ул үзенең чыгышында: «Мин Пушкинның каләмен, кулъязмаларын күрдем. Аларга инде 100 елдан артык. Алар кадерләп музейларда саклана. Тукай 30 ел элек вафат булды, мин аның каләмен һәм кулъязмаларын кайда күрә алам? Шуны ук Һади Такташ һәм Мәҗит Гафури турында әйтергә мөмкин. Безгә әдәби музей кирәк», – дип яза», – дип сөйләде Гүзәл Төхвәтова Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова музейның оешу тарихына тукталды «40 ел бер яктан шактый зур дата кебек, ләкин Тукайның 27 яшендә дөньядан китүен искә алсак, бу музейны ачу турында фикер алышуларның 70 ел буе баруын аңлыйбыз. Әлеге вакыт дәвамында музей ачылу өчен җирлек туган, фикерләр салынган. Музейда хезмәт куйган ветераннарыбызга бик зур рәхмәт, чөнки алар ташландык хәлдәге, тулай торак дәрәҗәсендәге бинаны музей рәвешенә китерү өчен бик күп көч куйган. Шушы еллар дәвамында Тукай музее фәнни һәм мәдәни үзәккә әйләнде», – дип ассызыклады ул Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла музей ачылган көнне әле дә яхшы хәтерләвен әйтте. «Иң төп хатирә: халык бик күп иде – мин үзем эчкә керә алмадым. Гомумән, бик күп кеше керә алмый калды. Бу дәүләт, ил күләмендәге бик зур вакыйга иде», – диде ул Язучы шулай ук 1970нче еллар уртасында Татарстанга килгән рус шагыйре Евгений Евтушенко белән бәйле тарихны да искә алды. «Аны Кырлайга алып баралар. Андагы музей бик ташландык хәлдә була. Ул хәйран калып: «Үзенең шундый бөек шагыйрьләрен хөрмәт итмәгән халыкның киләчәге юк», - дип әйтә», – диде Ркаил Зәйдулла Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин чыгышында Тукай белән бәйле шәхси хатирәләре белән уртаклашты. «Мин горурланып: «Тукай суын эчеп үстем», – дип әйтә алам. Кушлавыч безнең туган авылдан өч чакрым гына ераклыкта урнашкан, ә безнең инеш Тукай чишмәсенә барып тоташа», – диде ул Вәлиуллин шулай ук Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле булып эшләгән чорында «Тукай укулары»н һәм «Тукай рәсемнәрдә» бәйгеләрен башлап җибәрүләре турында сөйләде. Аның фикеренчә, шагыйрьгә куелган иң күркәм һәйкәлләрнең берсе нәкъ менә Санкт-Петербургта урнашкан «Тукай музее хәзерге вкытта татар үзәгенә әйләнде. Кызганычка каршы, Казанда чиста татар телендә аралаша торган урыннар кими. Ләкин Тукай музеена килгәндә без бары тик татар телендә генә сөйләшәбез һәм без татар проблемаларын хәл итә алабыз», – диде Ринат Вәлиуллин Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров Татарстан Милли музее директоры Айрат Фәйзрахманов киләсе ун елга булган планнар турында әйтеп китте «Без музейда яңа экспозицияләр булдыру, ремонт ясау турында хыялланабыз. Яңа экспозиция төзү җиңел эш түгел, әмма моның турында фикер алышуга без бөтен җәмгатьчелекне чакырып калабыз. Үз вакытында ясалган экспозиция Тукай премиясенә тәкъдим ителгән иде. Яңа экспоция барлыкка килсә, ул Тукай премиясенә лаеклы булсын иде, дигән теләктә калам», – диде ул Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Diğer Haberler