Tenqri
Башкы бет
Дүйнө

«Монда иҗат туды»: Сәйдәшев музеенда легендар артистларның тулай торак тарихын ачтылар

Музей киңлегендә йорт хәтеренә, анда гомер иткән шәхесләргә һәм татар музыка мәдәнияте тарихына багышланган лекцияләр, спектакль-променад һәм төнге экскурсия оештырылды Чараның төп үзәгендә – әлеге йортта яшәгән танылган шәхесләрнең хатирәләре. Аерым алганда, гомеренең зур өлешен Татар академия теа

0 көрүүtatar-inform.tatar
«Монда иҗат туды»: Сәйдәшев музеенда легендар артистларның тулай торак тарихын ачтылар
Paylaş:

Музей киңлегендә йорт хәтеренә, анда гомер иткән шәхесләргә һәм татар музыка мәдәнияте тарихына багышланган лекцияләр, спектакль-променад һәм төнге экскурсия оештырылды Чараның төп үзәгендә – әлеге йортта яшәгән танылган шәхесләрнең хатирәләре. Аерым алганда, гомеренең зур өлешен Татар академия театрына багышлаган ТАССРның халык артисты Раузы Хәйретдинованың хатирәләре ул чор тормышының ачы чынбарлыгын күз алдына китереп бастыра. Йортның музей экспозициясендә урын алган әлеге истәлекләрдә болай диелә: Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов «Театр ишегалдындагы ярымподвал бүлмәсеннән бер почмакны миңа бирделәр. Тәрәзәле бүлмәдә бер пешекче кыз яшәде, ә миңа тәрәзәсез икенче бер бүлмә эләкте. Тишелеп беткән идән, дымлы диварлар… Электр миче бүлмәне җылытып бетерә алмый иде. Театрда утны сүндерүгә, безнең подвал да утсыз кала иде. Стена артында гына бәдрәф булганлыктан, ул гел дымланып торды, ә бүлмәдә еш кына күселәр йөри иде. Шулай да, бу минем үз торагым булды Әлеге бүлмәнең ни өчен миңа болай җиңеллек белән эләккәнен берничә елдан соң гына белдем. Баксаң, монда элек костюмнар цехы эшчесе Катя яшәгән һәм ул нәкъ менә шушы бүлмәдә асылынып үлгән. Күңел тынычлыгы булмаган бу бүлмәдә беркемнең дә яшисе килмәгән, ә миңа бу тарих турында күченгәнче берәү дә сөйләмәде Ул вакытта танылган артистларның да күбесе тулай торакта яши иде. Бер өлеше – Островский урамындагы 6нчы йортта, икенчеләре биредә – Горький урамында. Мин бу йортка суга дип керә идем һәм шунда өлкән, абруйлы хезмәттәшләрем белән күрешә идем», – дип яза ул Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров Сәйдәшевләр-Әхмәровлар гаиләсе әгъзасы, Салих Сәйдәшев музееның элеккеге гыйльми хезмәткәре Дилбәр Саинова-Әхмәрова истәлекләрендә бу йортта татар музыкасы классигының исеме генә түгел, ә аның тере иҗади рухы, гади кешелек сыйфатлары да саклануы бәян ителә: Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров «Бу йортта Салих Сәйдәшевнең булуы шулкадәр ачык сизелә иде... Ул безнең өчен музыка дәреслекләрендәге бер шәхес кенә түгел, ә гади, итагатьле күрше иде. Аның адымнарын коридорда гел ишетә идек, репетицияләрдән соң кайтып барышы булыр иде... Ул төн уртасында кухняда кем беләндер сөйләшергә, ә калганнар йокларга җыенганда, пианино артына утырып уйный башларга мөмкин иде. Бу йортта ул кайгырды да, шатланды да, кайчак өметсезлеккә бирелеп, өйдән чыгып та китә иде Репетицияләр дә еш кына нәкъ менә шушы фатирларда, ике-өч кеше җыелган урында башланып китә иде. Бу кешеләрнең көнкүреше бик гади, бер-берсенә карата тирән ышаныч белән тулы иде. Гаиләдәге хәл-әхвәлләрне һәрвакыт юмор белән, дусларча фикерләшеп, уртага салып сөйләшә идек. Ул чорда кешеләр бер-берсенә бик гади мөнәсәбәттә иде», – дип искә ала ул Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров Кайчандыр Сәйдәшев йортында урнашкан театр тулай торагы мәшһүр артистларның көндәлек тормыш киңлеге булып хезмәт иткән. Россиянең халык артисты Ренат Таҗетдинов һәм аның гаиләсе берничә ел нәкъ менә шушы бинаның беренче катында яши. Актер ул чорны түбәндәгечә искә ала: Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов «1963 елда безгә хатыным Рәйсә белән театр каршындагы йорттан (хәзерге Максим Горький музее бинасы) бер бүлмә бирделәр. Анда бер кышны уздырдык. Бервакыт безгә Клара Газизова керде. Аңа нәкъ менә шул чорда артистлар тулай торагыннан, ягъни Сәйдәшев йортының аскы катыннан бүлмә биргәннәр иде Клара безгә: «Мин театрдан телевидениегә күчәм. Сезнең белән бүлмәләрне алыштырсам, фатирны арендага ала аламмы?» – дип мөрәҗәгать итте. Шуннан соң без Клара яшәгән бүлмәгә күчендек. Аның ике тәрәзәсе музыка училищесы ягына карый иде, шулай ук тулай торакның бәдрәфе дә безнең тәрәзә каршында иде. Бу фатирда безгә шактый озак яшәргә туры килде», – ди ул Кайчандыр театр тулай торагы булган бу бина бик күп иҗат әһелләренең кайнап торган урыны була. РСФСРның халык артисты Хәким Сәлимҗанов истәлекләре ул чордагы гаиләләрнең ничек бердәм һәм бер тирәлектә үсүен ачык сурәтли: «Мин биредә сәнгатьнең ничек тууы турында еш уйланам: тарлыкта, тавыш-гауга эчендә, уртак аш-су бүлмәсе, суык, суга чират һәм кешеләрнең өзлексез хәрәкәте арасында ничек иҗат итеп булгандыр Без театр каршындагы кечкенә генә фатирда яшәдек. Коридордагы салкын су кранын исәпкә алмаганда, анда бернинди уңайлыклар да юк иде. Бу фатирда безнең гаилә ике генә бүлмәне биләде, ә өченчесендә актриса Нәгыймә Таҗдарова кызы белән яшәде. Балаларым – Аида һәм Марсель – Нәгыймә апаны үзләренең туган әбиләре кебек күреп үстеләр. Без чыннан да бер гаилә кебек идек. Фронтта абыем Шакирҗан һәлак булгач, мин аның олы кызы Розаны Чистайдан безгә алып кайттым. Ул да безнең белән бергә үсте», – дип яза ул Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали Бәлки, шыгырдаган идәннәре, бетмәс-төкәнмәс сөйләшүләр, балалар көлүе, спектакльләрдән соңгы арыганлык, уртак шатлыклар һәм тавыш-гаугалары белән тулы булган әлеге йорт нәкъ менә татар театры үсеп чыккан тере мохит тә булгандыр Салих Сәйдәшев музее хезмәткәре Алсу Хафиз бинаның тарихы, аның театр белән бәйләнеше һәм үткәннәрне бүгенге көнгә «кайтару» турында болай сөйли: Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров «Бу – Салих Сәйдәшевның эш кабинеты. Диварда бер картина эленеп тора, аның турында композиторның олы улы Альфред Сәйдәшевның истәлекләре сакланган Картинада караңгы урман сурәтләнгән, ә аның уртасында – кояш яисә ай яктысы төшкән алан, анда ауган агач ята. Кечкенә Валерик (Альфред Сәйдәшевның улы) чүгәләп утыра да, кулына таянып, бик җитди рәвештә: «Бабай, ә анда бүреләр бармы?» – дип сорый. Аның бу сүзләренә әтисе (Салих Сәйдәшев) чын күңелдән дөньяны яңгыратып көлә, оныгын кулына күтәреп ала да үбеп куя Мин еш кына: «Театр белән тормыш арасындагы чик кайда уза икән?» – дип уйланам. Формаль рәвештә без театр тышында урнашканбыз, әмма бу ике бинаны флигель берләштерә. Монда күпме кеше хатирәсе саклана... Әгәр төрле җирдә калган тарихларны, хатларны һәм фоторәсемнәрне бергә тупласак – аннан бердәм язмыш китабы калкып чыгармы? Баксаң, үткәннәр һичьюгы бер кичәдә янәдән җанлансын өчен, кайчак берничә хат, хатирә дә җитә икән. Тарихлар яңгырап торганда, бу – музей гына түгел, ә кайчандыр монда гомер иткән кешеләр өчен йорт булып яшәвен дәвам итә», – ди Алсу Хафиз Шулай ук, әлеге кичәдә «Винил атналыгы» лекцияләр циклына старт бирелде. Ул 7 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Кунаклар музейның яңартылган винил пластинкалар каталогы белән танышып, аңлы рәвештә музыка тыңлау сессиясендә һәм җылы мохиттәге әңгәмәләрдә катнашты. Лекциянең спикеры музыкант һәм дирижер Айдар Ниязов иде Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров Алга таба тамашачыларга «Пәрдә күләгәсендә» спектакль-көндәлеге тәкъдим ителде. ТАССРның беренче профессиональ театр тәнкыйтьчесе Рауза Усманованың 13 яшьлек чагында язылган көндәлеге текстлары буенча куелган иммерсив спектакль музейның барлык экспозиция залларында күрсәтелде, финал күренеше чәй табыны янында тәмамланды. Спектакль-көндәлекнең режиссёры – Әминә Миндиярова Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров Кичә дәвамында музей хезмәткәрләре шулай ук яңа лекция һәм концерт программалары, спектакльләр һәм күргәзмәләр, музыкаль салондагы концертлар циклы турында сөйләде

Diğer Haberler

«Монда иҗат туды»: Сәйдәшев музеенда легендар артистларның тулай торак тарихын ачтылар | Tenqri