Tenqri
Ana Sayfa
Dünya

Ramazan aenyn şarkısız unkonlege: Kader kichen һԙm Uraza gayenniş үtkԙergԙ

Мөселманнар изге вә шәриф айның соңгы ун көнен догада үткәрергә, Аллаһы Тәгаләдән мәрхәмәтен һәм рәхмәтен сорарга, игелекле гамәлләр кылырга, Кадер кичәсен эзләргә тырыша. Рамазан аеның соңгы ункөнлеге нәрсәсе белән кыйммәтле, уразаның соңгы көннәрен ничек үткәрергә, Кадер кичәсен ничек танырга һәм

3 gün önce0 görüntülemetatar-inform.tatar
Ramazan aenyn şarkısız unkonlege: Kader kichen һԙm Uraza gayenniş үtkԙergԙ
Paylaş:

Мөселманнар изге вә шәриф айның соңгы ун көнен догада үткәрергә, Аллаһы Тәгаләдән мәрхәмәтен һәм рәхмәтен сорарга, игелекле гамәлләр кылырга, Кадер кичәсен эзләргә тырыша. Рамазан аеның соңгы ункөнлеге нәрсәсе белән кыйммәтле, уразаның соңгы көннәрен ничек үткәрергә, Кадер кичәсен ничек танырга һәм Ураза гаетен ничек каршыларга икәнен материалда укыгыз Рамазан ае 19 февральдә башланды һәм 19 мартта тәмамлана. Быел ураза 29 көн дәвам итте. Ураза гаете 20 мартка туры килә. Россиянең Татарстан, Кырым, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Карачай-Чиркәс, Кабарда-Балкар һәм Адыгея республикаларында бу бәйрәм ял көне дип игълан ителде Рамазан аеның соңгы ункөнлеге 10 мартта башланып китте – бу уразаның 20нче көне. Уразаның соңгы ун көне мөселманнар өчен аеруча кадерле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хатыны Гайшә әйткән: «Аллаһның илчесе (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Рамазан аеның соңгы ун көнендә төннәрен догада үткәрә һәм гаиләсен уята иде» (Әл-Бохари һәм Мөслим) Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ» «Ләйләтүл Кадер» гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «тәкъдир, кодрәт, бөеклек төне» яки «хөрмәт» дигәнне аңлата. Татарча аны «Кадер киче» яки «Кадер кичәсе» дип атыйлар. Бу төнне Аллаһы Тәгалә тәүбә иткән һәркемнең барлык гөнаһларын кичерә. Кадер кичәсе – Изге Коръән иңдерелгән төн Аллаһ Коръәннең 97нче «Әл-Кадер» сүрәсендә болай дигән: «Хакыйкатьтә, Без аны (Изге Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син беләсеңме? Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәктер. Ул төндә фәрештәләр һәм Изге Рух (Җәбраил фәрештә), Раббыларының рөхсәте белән Аның әмерләрен үтәр өчен, бер-бер артлы җир йөзенә иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе — иминлек кичәсе — таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр» Бу төненең төгәл кайсы көнгә туры киләчәге билгеле түгел, әмма хәдисләрдә аның Рамазан аеның соңгы ун төнендә так көннәрнең берсендә булачагы әйтелә. Кадер кичәсенең билгеләре: Кадер киче киләсе төннәрнең берсенә туры килергә мөмкин: Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ» Әбү Хөрәйрә тапшырганча, пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: «Кем дә кем, Аллаһы Тәгаләнең савабын өмет итеп, Кадер кичен намаз укып үткәрсә, бу кешенең барлык гөнаһлары кичерелер» Мөхәммәд пәйгамбәрнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хатыны Гайшә: «Әй Аллаһ илчесе! Кадер кичендә мин ничек гыйбадәт кылырга тиеш?» – дип сорадым, дигән. Ул: «Сез түбәндәге доганы укырга тиешсез: «Аллаһуммә иннәкә гафүвүң кәриимүң, түхиббүл гафүә, фәәгъфү ганни» (мәгънәсе: Йә, Аллаһым, һичшиксез, Син гафу кылучы, Син юмарт, Син гафу итәргә яратасың, мине гафу ит)» – дип җавап биргән Төнне гыйбадәттә үткәрергә кирәк: Бу төнне барлык үпкәләрне онытырга, туганнар белән мөнәсәбәтләрне җайларга, кешеләргә ярдәм итәргә һәм мөмкин кадәр күбрәк игелекле гамәлләр кылырга кирәк 1) «Аллаһуммә иннәкә гафүвүң кәриимүң, түхиббүл гафүә, фәәгъфү ганни» Тәрҗемәсе: «Йә, Аллаһым, һичшиксез, Син гафу кылучы, Син юмарт, Син гафу итәргә яратасың, мине гафу ит» 2) «Раббәнә иннәнә әмәннә фәгъфирләнә зүнүбәнә үәкынә гәзәбәннәр» Тәрҗемәсе: «Йә Раббыбыз, Сиңа һәм рәсүлеңә иман китердек. Безне ярлыка, гөнаһларыбызны гафу ит һәм безне җәһәннәм утыннан сакла!» 3) «Аллаһүммә әнтә Рабби, лә иләһә әнтә, халәктәни вә әнә әбдүк, вә әнә гәлә әхдикә вә вәгъдикә мәстәтәгт. Әгузү бикә мин шәрри мә сәнәгту, әбү ләкә би-нигъмәтикә галәйә вә әбү бизәнби фагфир лии фә-иннәһү лә йәгфирүз-зүнүбә иллә әнтә» Тәрҗемәсе: «Аллаһым! Син минем Раббымсың, Синнән башка гыйбадәт кылырга лаек булган илаһ юк. Син мине бар кылдың. Мин Синең колың булам. Һәм Сиңа булган тугрылыгым һәм бирелгәнлегем хакында биргән сүземне көчемнән килгән кадәр үтәргә тырышам. Үзем кылган хаталарның һәм гөнаһларның шәрреннән мин Сиңа сыенамын. Биргән нигъмәтләрең өчен мин Сиңа шөкер итәм һәм минем гөнаһларымны кичерүеңне үтенәм. Миңа ярлыкавыңны бирә күр, чөнки Синнән башка гөнаһларны ярлыкаучылар юктыр» Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ» Яңа айның беренче өч көне – 20, 21, 22 март бәйрәм көннәр санала. Бәйрәмнең беренче көнендә (20 мартта) ураза тотарга ярамый Хәдистә әйтелгәнчә, Аллаһның илчесе ике көндә ураза тотуны тыйган – Корбан гаетендә һәм Ураза гаетендә Бәйрәм көннәрендә ураза тотмау ураза тәмамлануны тояр, Ураза гаетен бәйрәм итәр, Рамазан ае белән киләсе Шәүвәл ае арасындагы күчешне сизәр өчен мөһим. Шәүвәл аенда тагын алты көн ураза тотарга киңәш ителә Мөселман ир-атларга Ураза гаете көнне мәчеткә бәйрәм намазына бару мәҗбүри. Ул бары тик мәчеттә генә укыла. Пәйгамбәребез сөннәте нигезендә, бәйрәм намазына барганда госел алырга, тәнгә хуш исле майлар сөртергә һәм иң яхшы киемнәрне кияргә кирәк Мәчеткә барыр алдыннан берничә хөрмә җимеше ашарга кирәк. Аларның саны так булса яхшырак. Мәчеткә барганда тәкбир — «Аллаh әкбәр, Аллаh әкбәр, Лә иләhә иллә Лләhү вә-Ллаh әкбәр, Аллаh әкбәр вә-ли-Лләhи-ль-хәмд» — сүзләре әйтелә. Мәчеткә бер юл белән барып, икенче юл белән кайтсаң, күбрәк савап алырга була Әлбәттә, гает намазына кадәр фитыр садакасын түләргә кирәк. Бу – безнең тоткан уразаны кечкенә гөнаһлардан чистарта торган садака. Фитыр садакасын бирү ураза кабул ителүнең мөһим факторы булып тора 2026 елда фитыр садакасын түләү өчен нисаб күләме – 120 000 сум (көмеш буенча). Фитыр садакасының минималь күләме – 200 сум. Зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләр өчен – 1200 сум